Экологик викторинада "Астра" реабилитантлары катнашты

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Алабуганың "Астра" тернәкләндерү үзәгендә  “Безнең урман хайваннары” дигән темага экологик викторина булып узды. Шөгыльнең максаты  балаларда хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү, беләмнәрнә  арттыру.

Викторина  әңгәмә   белән башланып китте, балалар табышмаклар чиште, уеннар уйнадылар. Соңыннан “Җир һәм анда торучылар” дигән темага уен башкарылды. Чарада 15 бала катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International