«Веста» гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәгендә булачак беренче сыйныф укучыларын тантанага дәштеләр

2012 елның 17 августы, җомга
Бүген “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында Түбән Кама “Веста” гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәгендә аз тәэмин ителгән, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдән булган, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар өчен анимацион чара узды. Ул “Белем иленә сәяхәт” дип аталган иде. Бу көнне балаларга тантаналы рәвештә   мәктәп букчалары, канцеляр кирәк-яраклары да тапшырылды.
“Веста” үзәге белгечләре театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр. Балаларга бигрәк тә күнегүләр ясау, алар ярдәмендә кәефләрен күтәрү бик ошады.
Чара ахырында “Татарстан – Новый век. Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе А.Әгълиуллин балалар һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы башлану белән тәбрикләде һәм балаларга канцеляр кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды. Булачак нәни укучыларның әти-әниләре мәктәпкә кирәкле әйберләрне җыюда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International