Болгарда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
15 август көнне Болгар шәһәрендә  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында тантаналы чара булып узды. 108 балага - булачак беренче сыйныф укучыларына уку әсбаплары, кирәк-яраклар һәм спорт киемнәре белән тутырылган мәктәп букчалары тапшырдылар. Аларның гомуми бәясе 2000 сумны тәшкил итә.
Букчалар тапшыру тантанасында  ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президентының ярдәмчесе Т.П.Ларионова, Дәүләт Советы депутаты Ф.В.Вәлиев, Спасс районы башлыгы К.А.Нугаев катнаштылар.  
Тантаналы өлештән соң балалар өчен чәй мәҗлесе оештырылган иде. Аннан соң исә алар  “Итекле мәче” дип исемләнгән фильм карау өчен кинотеатрга юнәлделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International