Иң күп эштән китүчеләр - эшкәртүче җитештерү тармагында

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 9 июльдән 15 нче августка кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 127 кеше эштән киткән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү икенче урында. Бу тармакны 105 кеше калдырып киткән. 
Иң уңай хәл әлегә балык тоту тармагында күзәтелә. Биредә бер генә эштән китү дә теркәлмәгән. Шулай ук электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату, файдалы казылмалар табу, кунакханә һәм ресторан бизнесы тармакларында да чагыштырмача уңай хәл күзәтелә – алардан 15, 14 һәм 12 кеше эштән китеп барган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International