Татарстанда 46 меңнән артык хезмәткәр кирәк

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
9 нчы августтан алып 15 нче августка кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 4 мең берәмлеккә  якын булган. Татарстанда эшче кулларга булган ихтыяҗ һаман да югары кала бирә – 46337. Бу хәл бигрәк тә эре шәһәрләр – Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада кискен тора. Аларда эш бирүчеләр тарафынан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 24461, 7759 һәм 1936 берәмлекне тәшкил итә. Үз чиратында эш эзләүчеләргә урыннарны иң аз тәкъдим итә алучылар рәтенә  Апас, Әтнә, Балык Бистәсе  районнары керә. Аларда эшсезләргә 3,4,5 вакансия генә бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International