Лаешта урнашкан “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм үзәгендә “Әйберләрнең икенче гомере” дип исемләнгән акция башланып китте

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
Үзәк хезмәткәрләре биредә кием-салым, аяк киеме, уенчык, китаплар җыячаклар. Әлеге акциянең максаты – социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш шартларында калган кешеләргә ярдәм итү.
Үзәк белгечләре шәһәр һәм район халкын әлеге чарага кушылырга һәм тагын бер кат тормышта яхшы кешеләр барлыгына инандырырга өндәп кала. Әгәр гардеробларда бүтән кими торган киемнәр булса, аларны үзәккә тапшырырга мөмкин. Биредә аяк, баш  һәм өс киеме, урын-җир, бала уенчыкларын бик теләп кабул итәчәкләр.
“Алтын көз” үзәгенең адресы – Лаеш шәһәре, Горький урамы, 8 нче йорт. Тел.(факс) 2-81-70. Үзәк иртәнге 8 дән кичке 5 кә чаклы эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International