Эшче һөнәрләр елы уңаеннан балаларны һөнәрләр белән таныштыралар

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Эш һөнәрләре елы уңаеннан Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү  үзәгенә  йөрүче балалар  Арча кирпич заводына экскурсиягә барды.

Аларны оешма хезмәткәре Александр Панушин каршы алды. Башта ул балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, аннары үзләренең продукциясен нинди технология кулланып  җитештерүләре турында сөйләде.

Аның белән бергә балалар предприятие цехларында булды, анда алар һәр цехның эше турында кызыклы мәгълүмат алды, кирпечнең күп төрләре, аның билгеләнеше турында белделәр. Балалар кирпечнең йорт төзү өчен мөһим чимал икәнен аңладылар. Кирпеч, агач, цемент һәм тимер-бетон конструкцияләр кебек төп төзелеш материалы булып тора. Бу хезмәткә бик ышанычлы, хезмәт сөючән, профессиональ кешеләр кирәклеген аңлатты, Александр Панушин.Экскурсия балаларга бик ошады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International