Социаль учреждениеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар яңа караш тәрбияли

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Баулы муниципаль районындагы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге    "Лукойл" ГАҖ конкурсының  "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә "Бергә атлау күңелле..."! проектында  җиңүчесе булды.

Әлеге проект уникаль тернәкләндерү чарасы, өлкән буын кешеләренә һәм инвалидларга тиешенчә аралашырга, җәмгыяттән аерылу хисе тоймаска этәргеч булып тора.

Сәяхәт, яңа танышулар, онытылмаслык тәэсирләр – болар барысы да кәеф һәм тонусны күтәрә, өлкәннәргә һәм инвалидларга тормышның бөтен тулылыгын тоярга, уңай халәткә җайлашырга мөмкинлек бирә, авыруларга каршы көрәштә көч бирә.

"Бергә атлау күңелле..." проектын гамәлгә ашыру уңаеннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән кешеләр белән Әлмәт шәһәренә сәфәр оештырды.

Иң элек Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда күзәтү экскурсиясе үткәрелде. Музей фондларында археологик табылдыклар, көнкүреш әйберләре, этнография, нумезматика, рәсем сәнгате, фотографияләр һәм документлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм китаплар коллекциясе саклана. Төп экспозиция шәһәр һәм районның үсеш тарихын ача. Зур залда "Бөтен чор яшь парлары берләшегез" дигән күргәзмә ачылды, анда борынгы туй йолаларын уздыру үзенчәлекләре ачылды.

Аннан соң экскурсовод Закирова Резеда белән берлектә, шәһәрнең иң кызыклы урыннары буйлап уздылар..

Күренекле татар язучысы, дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчеттә булдылар.

Шәһәр пляжында, "Сәламәтлек" паркында, шәһәр паркында, "Дан аллеясында", зоопаркта тукталдылар.

Экскурсия комплекслы төшке аш белән тәмамланды.

Әлеге чарада Баулы шәһәренең 34 пенсионер һәм инвалиды катнашты. Сәфәр барышында аларга аралашу, Әлмәт шәһәренең барлык истәлекле урыннарын карау, шәһәр тарихы белән танышу мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International