Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү өчен “Чәчтараш” профессия буенча төркем туплый. Уку ике ай дәвам итәчәк.
Уку дәверендә аларга стипендия түләнәчәк һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк. Курслар тәмамлангач укучыларга таныклык тапшырылачак.
Тулырак мәгълүматны 8(85558)7-15-43 телефоны буенча белешергә мөмкин.