Июнь аенда Зәй шәһәрендә тугыз эшсез граждан һөнәр үзләштерү өчен укуга кереште.
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча ике ай дәвамында тыңлаучылар пешекче эшенең нигезләрен үзләштерәчәк.
Гамәли дәресләр "Аленка", "Василек", "Кыңгырау", "Дюймовочка", "Зернышко", "Тату гаилә" балалар бакчаларында узачак.