Психоактив матдәләр куллануны беренчел кисәтү буенча интерактив дәресләр үткәрү программасын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль белгече "Наркотиклар. Манипуляция серләре", дигән документаль фильм карауны оештырды.
Уртак аралашуның максаты яшүсмерләрнең наркомания проблемасы турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру. Белгеч фикеренчә, бу белем балага киләчәктә дөрес юл сайларга ярдәм итәчәк.