Түбән Кама социаль приютында тәрбияләнүчеләр хайваннар белән аралашырга өйрәнә

2019 елның 25 июне, сишәмбе

"Игелек авазлары"программасын тормышка ашыру уңаеннан,  Түбән Каманың "Балкыш"  балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Звероград" контакт зоопаркында экскурсиядә булдылар.

Беркемгә дә сер түгел, хайваннар белән аралашу шәхси сыйфатлар үсешенә ярдәм итә, тулы тормыш өчен кирәкле нәрсәләр - мәрхәмәт, кайгырту һәм ярату, актив социальләшү сыйфатларын баета.

Балалар зоопаркта кыргый кошлар һәм хайваннар күрде, аларга Урта Азиянең озын гомерле ташбакаларын, йомшак һәм кыйммәтле йорт куяннарын сыйпап алу  мөмкинлеге дә булды.

"Хайваннар белән мондый аралашу - бик күп уңай эмоцияләр китерә, балаларга икерле һәм хисле булып үсәргә ярдәм итә, әйләнә-тирә дөньяның интуитив аңлавын үстерергә мөмкинлек бирә, дип саный приют тәрбиячесе Анжелика Пушкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International