Казанда "UNIT" махсус такси хезмәтен тәкъдим итәчәкләр

2019 елның 25 июне, сишәмбе

2019 елның 1 июлендә инвалидлар иҗтимагый оешмалары өчен "UNIT" махсус такси хезмәте" социаль проектын тәкъдир итү булачак. Проект Президент грантлары фонды-операторы тарафыннан үткәрелә торган Бөтенроссия Президент грантлары конкурсында җиңүче булды.

"Махсус такси хезмәте "UNIT" проекты кысаларында "Интеграция" инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы Казанның башка коммерцияле булмаган оешмаларына төрле чаралар, сәфәрләр вакытында инвалид кешеләр катнашында проектларны тормышка ашыру өчен бушлай махсус транспорт тәкъдим итәчәк.

Кунаклар алдында проект җитәкчесе Павел Кочкарев чыгыш ясаячак. Ул "UNIT" такси хезмәтеннән нинди очракларда һәм ничек файдаланырга мөмкин булуы турында бәян итәчәк.

Проектны тәкъдир итүдә катнашырга Казанның коммерцияле булмаган оешмалары чакырыла, алар үз эшчәнлегендә инвалидлыгы булган кешеләр белән хезмәттәшлек итә.

Презентация Казан шәһәре, 8 Март урамы, 18В йорт адресы буенча узачак. Башлана 11.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International