Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар һәм аларның әти-әниләре Макдоналдсның ачык ишекләр көнендә катнаштылар

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
Кичә Бауман урамында урнашкан Макдоналдс рестораны янәшәсендә Ачык ишекләр көне узды. Чарага Казанның җиде районындагы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.
Балаларны бу көнне аниматорлар күңел ачтырды, шулай ук алар өчен камыр әвәләү, күңелле конкурслар, эстафеталар да оештырдылар. Ә ата-аналарга исә Макдоналдс ресторанының җитештерү мәйданнарын карарга тәкъдим иттеләр. Бу вакытта балаларны йөзләренә аквагрим – сурәтләр төшереп шатландырдылар.
Балалар барлык бәйгеләрдә дә актив катнаштылар. Бәйрәм алар күңеленә бик тә хуш килде.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International