Җәйге кояшлы көндә 20 июньдә Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортының хезмәткәрләре “Көмеш волонтерлар” – мәдәният йортының ветераннар хоры белән берлектә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрде.
Быелгы бәйрәм ТАССРның 100-еллыгына багышланган иде. Чараның максаты - социаль хезмәт алучыларның милли бәйрәмнәре турында күзаллауларын киңәйтү, шулай ук аларның физик һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Җыр-бию, уеннар белән үрелеп татар халкының милли бәйрәме бик күңелле узды. Таяк тартышу, капчыкта сикерү, күз бәйләп бүләкләр кисү һ.б. ярышларда өлкәннәр бик теләп катнашты. Һәрбер өлкән кешенең Сабан туенда күңеле күтәренке, кәефе яхшы иде. Җиңүчеләр һәм актив катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.