Бүген юбилярша олы һәм бай гаилә башлыгы – аның 4 кызы (берсе үлгән), җиде оныгы, җиде оныкчыгы, һәм инде өч оныкчыгының оныгы да бар.
Әбекәйне котларга дип бу көнне Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, шәһәр башкарма комитеты рәисе Александр Ватомов, Лаеш социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Бурганова, “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры Ольга Башкирова килгән иде. Алар Наталья Андреевнага бүләкләр, чәчәкләр алып килгәннәр иде.