Германиядән килгән тренер Татарстанның коляскадагы баскетболчыларына мастер-класслар бирә

2012 елның 14 августы, сишәмбе
“Барс канатлары” инвалид-баскетболчылар клубы чакыруы буенча Казанга   Германиянең «OeTTINGER» командасы тренеры Джозеф Ягловский килде.
10 сыннан алып 16 нчы августка кадәр ул Васильево бистәсендәге урнашкан “УНИКС” баскетбол командасының тренировка базасында мастер-класслар уздырачак. Уенчыларның координациясен, хәрәкәтләнү алымнарын, баскетбол техникасы элементларын яхшырту буенча дәресләр бирер дип көтелә. Команда уенчысы Вадим Якунин сүзләренә караганда, Джозеф Ягловскийның тренировкалары экспрессивлыгы белән аерылып тора: “Барс канатлары” спортсменнары бөтен гомерләре буе күрсәтәчәк грандиоз пьеса уйнауны кабатлыйлар кебек. Чит ил кунагының бик зур тәҗрибәсе баскетбол тубын иң оста тоту серләренә төшенергә ярдәм итәчәк. Гаҗәп түгел, Джозеф Ягловский бит ул Германиядә коляскадагы баскетбол уены буенча беренче лигага керүче команданың баш тренеры.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьнең 12 сеннән 16 сына чаклы Казанда коляскадагы баскетбол буенча Россия Ачык кубогы уеннары узачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International