Кукмарада яшь буын көчле рухлылар белән очрашты

2019 елның 21 июне, җомга

Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чиклен балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә  20 июнь көнне "Геройлар янәшә яши" темасына "Аралашу клубы"ның чираттагы утырышы узды.

Очрашуга бик күп кунаклар чакырылган иде: Нигъмәтҗанов Равил - Кукмара районының инвалидлар җәмгыяте рәисе, Галиәхмәтов Дамир – Кукмара районының "Аргамак" инвалидлар командасы тренеры, Большаков Николай - өстәл уеннары буенча Татарстан чемпионы, Әсхәдуллин Райнур - чаңгы спорты, голбол, өстәл уеннары буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы, "Абилимпикс" командасы әгъзасы.

Чакырылган һәр кунак үзенең спортта, тормышта ирешкән уңышлары турында сөйләде. Балаларга кунакларның кайсы өлкәдә эшләве, нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүләре турында тыңлау кызыклы булды. Барлык катнашучылар-инвалидлар. Нәкъ менә спорт аларга көчлерәк булырга, максатлар куярга һәм аларның казанышларына ирешергә ярдәм итте, дип сөйләделәр. Тормышта зур нәтиҗәләргә ирешү өчен күп эшләргә, укырга, үсәргә, алга барырга, кыенлыклардан курыкмаска кирәк.  Балалар аларны зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирделәр.

Мондый очрашулар балаларны характер, максатчанлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләргә өйрәтә. Бу очрашуда балалар киләчәктә дә уңышлы тормыш өчен күп укырга һәм яхшы һөнәр сайларга кирәклеген аңлады.

 Чара ахырында да балалар һәм кунаклар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International