Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Минем булачак һөнәрем турынла хыялым” дип аталган әңгәмә үткәрелде.
Чараның максаты балаларны төрле һөнәрләр белән тирәнтен таныштыру, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү иде.
Әңгәмә барышында тәрбияче һөнәрләр турында бәян итте, бүгенге заманда иң кирәкле һөнәрләрне атап үтте. Һәрбер бала үзенә ошаган һөнәр турында сөйләп китте. Әңгәмәне дәвам итеп, “Бөтенесе синең кулда” дип аталган хикәя тыңладылар. “Плюс һәм минус” уены вакытында, балалар һөнәрләрнең уңай һәм тискәре якларын ачыклый алдылар, фикерләрен белдерделәр.
Балаларны кече яшьтән үк һөнәрләр дөньясы белән таныштыру - бик мөһим урынны алып тора. Мондый әңгәмәләр балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерергә, үз фикерләрен әйтергә өйрәтә, булачак һөнәрләрен сайларга һәм киләчәк тормышларын күзалларга ярдәм итә.