"Өмет чаткысы"нда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан танып-белү дәресе узды

2019 елның 21 июне, җомга

Эш һөнәрләре елы уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр  "РИТЭК" ПОА грант акчасына  откан "BROTHER" исемле чигү машинасы белән танышты.

Балалар  “Чигү  машиналарының мөмкинлекләре “  темасына презентация карады.  Балалар зур кызыксыну белән чигү процессын һәм башкарылган эшләр үрнәкләрен  күзәтте.

Дәрес ахырында балалар электр тегү машиналарында чигеп, тегеп карадылар.  Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыра, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлык һәм хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International