Түбән Кама районындагы "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2018 елның августыннан "Тернәкләндерү һәм карау-тәрбияләү мәктәбе"технологиясе актив кулланыла.
Инсульт кичергән ятып торучы хаста туганнарын дөрес тәрбия кылырга өйрәтү максатыннан 2018 елның 5 аенда 56 кеше курслар узды.
Хәзер "Тернәкләндерү һәм карау-тәрбияләү мәктәбе"! трансформацияләнде һәм озак вакытка карау системасының бер өлешенә әверелде. Төп максатчан төркем булып өйдә социаль хезмәт күрсәтү алучыларның туганнары тора.
2019 елның беренче яртыеллыгында 25 туганнарын укыту узды. Үткәрелә торган дәресләр аларга авыруның физик һәм психологик үзенчәлекләрен, дәвалауның төп алымнарын аңларга ярдәм итә.