Йөкле хатын-кызлар өчен “Аистенок” клубы дәресләре

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

20 июньдә Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Екатерина Климовская булачак әниләр өчен “Аистенок” клубының чираттагы дәресен үткәрде.

Чарага республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Джабрилова Бижи Нәби кызы чакырылган иде. Ул булачак әниләрне  балалары булган гаиләләргә дәүләтнең социаль ярдәм чаралары, шулай ук “күп балалы әни” статусын алу юллары һәм андый әниләргә тиешле ташламалар белән таныштырды.

Утырыш дустанә шартларда узды, йөкле хатын-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Хатын-кызларга “Балага бер тапкыр бирелә торган пособиеләр”, “Сәламәтлек - ул синең хокукың”, “Йөклелек буенча исәпкә ни өчен басарга кирәк” дип аталган буклетлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International