Арча волонтерлары балаларны музейга экскурсиягә алып барганнар

2012 елның 13 августы, дүшәмбе
Мөмкинлекләре чикле, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен Арча районындагы “Казан арты” тарихи-этнографик музеена экскурсия оештырылган. Әлеге очрашуны Арча волонтерлары һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре уздырган. Балалар Арча шәһәре тарихы турында бик кызыксынып тыңлап, район турында күп яңа фактлар туплаган. Татар мохите, элеккеге ызба, йорт кирәк-яракларын, сугышчыларның коралларын да җентекләп караганнар алар.
Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция балаларда аеруча зур кызыксыну уяткан. Музей белгечләре биредә чын сугыш атмосферасын булдыруга ирешкәннәр.
Экскурсия бик файдалы һәм күңелле үткән. Балалар әле бик озак биредә алган тәэсирләрен истә тотарлар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International