20 июнь көнне "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырылды.
Күңелле аниматорларлар балалар белән берлектә уеннар уздырды, балалар ата-аналары белән катнашты, ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт күрсәтте.
Бәйрәм чарасы чәй табыны янында тәмамланды. Һәр бала бәйрәм ахырында бүләк алды.