«Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә яшүсмерләр арасында девиант тотышны кисәтү буенча чара уздырдылар

2012 елның 13 августы, дүшәмбе
ТР терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча максатчан программа кысаларында Түбән Кама “Веста” үзәге белгечләре тарафыннан кинотренинг элементлары кушылган “дәрес” үткәрелгән. Чарада патронажда  булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 9-12 яшьлек 19 бала катнашкан. Очрашуның максаты: яшүсмерләр арасында девиант тотышны кисәтү.
Яшьләрнең заманча юнәлешләре хакындагы әңгәмә барышында балалар илдәге гот, эмо, сатанистлар кебек күренешләрне атап киттеләр. Аннан соң мондый субкультураларның кеше психикасына йогынтысы хакында да фикер алышты укучылар.
“Мин – эмо” дип исемләнгән фильм караганнан соң, балалар яшүсмерлек чорында үз-үзеңне күрсәтү ысуллары хакында җитди уйландылар.
Чара ахырында балаларга “Әгәр син куркыныч астында булсаң” дип исемләнгән буклетлар таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International