"Астра" үзәгендә “Наркотиклар яки тормыш:үзегез сайлап алыгыз” танып – белү әңгәмәсе 

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

19  июньдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Наркотиклар яки тормыш: үзегез сайлап алыгыз ” дигән танып – белү әңгәмәсе  булып узды.

Әлеге чараның максаты балаларда наркоманиянең зыяны турында белемнәрен формалаштыру.

Тәрбияче балалар белән сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотик чараларының йогынтысы турында сөйләште. Чарада катнашучылар “Сәламәт яшәү рәвеше” викторинасында катнашты.

Чара ахырында балалар кулга кул тотынып: “Наркотикларга - юк! Без сәламәт яшәү өчен” – диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International