Сабан туе бөтен җирдә дә яраткан һәм халык бәйрәме. Ул бик күптән билгеләп үтелә, бүгенге көнгә кадәр яраткан бәйрәм булып сала.
19 июнь көнне Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге 43 бала һәм аларның әти-әниләре өчен Сабан туе уздырды.
Татар халык әкияте герое - Камыр батырның кунакка килүе көтелмәгән вакыйга булды. Бәйрәм герое балаларны "Чүлмәк вату", "Көрәш", "Йомырка белән йөгерү", “Капчык белән сугышу" һәм башка милли уеннарда катнашырга чакырды. Һәр җиңүчене бүләк көтә иде. Күңелле Сабан туе бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте.