Әлмәттә эшсез гражданнарның үзмәшгульлеген оештыру

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

18 нчы  июньдә  Әлмәт мәшгульлек үзәгендә  эшмәкәрлекне теркәп,  алга таба  финанс ярдәме күрсәтү өчен эшсез гражданнарның бизнес-планнарын  тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды. Анда биш гражданның бизнес-планы каралды.

Үз эшен оештырырга теләгән 5 эшсез граждан эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре:  ваклап сату, чәчтарашханә хезмәтләре, юридик хезмәтләр, эчке реклама урнаштыру буенча  үз бизнес-планнарын якладылар. Эшмәкәрлек эшчәнлегенә теркәү узу өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International