Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсенә йомгак ясадылар

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрде.

Чарада Яңа Савин районының җиде предприятиесе: "Инвест Плюс" ТКХ ҖЧҖ, "Родные стены" АН ҖЧҖ, "Бизнес комфорт" ҖЧҖ һ..б.катнашты. 

Эшкә урнашырга теләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 65 вакансия тәкъдим ителде: кибет директоры, товар белгече, сату буенча белгеч, баш бухгалтер, хезмәт хакы буенча бухгалтер, бухгалтер-кассир, АХО башлыгы, котельня башлыгы, колонна башлыгы, технолог, кадрлар бүлеге инспекторы, риелтор, сатучы-консультант, кассир, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатучы, кондуктор, төрүче, электромонтер, слесарь-ремонтчы, җиһазлар ремонтлау буенча слесарь, сантехник, җиһазларны ремонтлау буенча слесарь-электрик, сортировщик, официант, штукатур-маляр, урам себерүче, җыештыручы, төрле эшчеләр һ. б.лар.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International