Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле затларны һәм пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарны 26 июнендә шәһәр, район эш бирүчеләре катнашында узачак махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.
Килүчеләр түбәндәге мөмкинлекләр алачак:
- Предприятиеләр һәм оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә узу һәм эш бирүчеләргә булган вакансияләргә үз кандидатураңны тәкъдим итү;
- Яшел Үзән районы эш бирүчеләре тәкъдим итүче буш эш урыннары турындагы мәгълүмат белән танышу;
- Хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча консультация алу.
Эш эзләүче гражданнарны түбәндәге адрес буенча көтәләр: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1 нче йорт. Чара сәг. 10.00 башлана.
Белешмәләр өчен телефон 5-54-02.