Эльмира Зарипова "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру турында интервью бирде

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Бүген  Эльмира Зарипова "Демография” дәүләт проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында  пенсия алды яшендәге кешеләрне һөнәри укыту турында  сөйләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына кыска вакытлы һөнәри белем бирү һәм пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә һөнәри белем бирү оештырылган. Укыту халыкның максатчан категориясенә профессиональ ихтыяҗны һәм иминлеген арттыруга, Татарстан Республикасы икътисадының барлык тармаклары һәм бюджет өлкәсенең кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры укытуны оештыру вариантлары, кем укый ала һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

"Бүген халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары аша максатчан категориядәге 800гә якын кеше белем ала башлады. Барлыгы 2,5 меңнән дә ким булмаган кешене өйрәтү планлаштырыла", - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Эльмира Зарипова белән оештырылган әңгәмәне "Татарстан" ДТРК эфирында, шулай ук телерадиокомпаниянең рәсми сайтында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International