Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Росресурс" инвалидларны тернәкләндерү сссоциациясе һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә Сабан туе уздырылды.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның культурасын үстерү, милли уеннарны популярлаштыру.
Сабан туе халыкның яраткан бәйрәме. Ул чын мәгънәсендә массакүләм бәйрәм. Бу бәйрәм кеше нинди генә милләт, дин яки яшьтә булмасын, күңел ачарга, уеннарда, ярышларда катнашырга яки аралашырга мөмкинлек бирә.
Бәйрәмдә "Кашыкларга йомырка куеп йөгерү", "Суны түкмә", "Капчык киеп йөгерү", "Ат чабышлары" кебек ярышларда зур энтузиазм белән көч сынаштылар. Чара барышында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булды, әмма берәү дә күңелсезләнмәде, яхшы кәеф бәйрәм ахырына кадәр сакланып калды. Бәйрәм татлы, истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Сабан туе бәйрәмендә 36 кеше катнашты.