Республикада “Наркотиксыз тормыш” айлыгы уңаеннан Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче балаларга “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына карата бик күп төрле чаралар уздырыла.
18 нче июньдә приютта тәрбияләнүче 12 бала акциядә катнашты. Алар сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган “Сәламәтлеккә биш адым” исемле буклетлар ясады. Аларны Красный Бор авыл җирлегендә яшәүче халыкка тараттылар. Ләкин балалар өчен сәламәт яшәү рәвешенә бу бер генә адым. Һәр көнне балалар урамда зарядка ясый, приют җирлегендә физик хезмәт белән шөгыльлләнә, спорт уеннары, конкурсларында катнаша. Бу хезмәтләр аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруда төп нигез булып формалаша һәм балалар үз сәламәтлекләренә дә җаваплы карарга өйрәнәләр.