Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагылар Казанга сәфәр кылды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

18нче июнь көнне, “Социаль туризм” программасы уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында   социаль хезмәт алучы унике кеше Казан  шәһәрендә булды.

“Социаль туризм” программасы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга туган якның истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирә.

Сәяхәт шәһәрнең үзәк өлеше буйлап күзәтү экскурсиясе белән башланды, анда интернат-йортта яшәүчеләр Казанның тарихи өлешен, яңа төзелешләрне һәм истәлекле урыннарны тамаша кылды.

Социаль хезмәт алучылар аз гына талчыгып, әмма  бик канәгать булып кайттылар һәм Казан шәһәренең меңьеллык тарихы белән танышу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International