2019 елның 19 июненә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 567 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 313 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 44 873 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 737 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 439 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 423 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 53 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.