Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова үзәк район хастаханәсендә булачак аналар белән очрашты.
Психолог яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
Йөкле хатыннар белән практик дәрес балаларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Хатын-кызларга нәниләр белән нинди уеннар башкарырга, бала белән үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында бәян ителде. Әлеге чарада 8 йөкле хатын-кыз катнашты.
Практик дәрес ахырында психолог бию-хәрәкәт терапиясен үткәрде.