“Наркотикларсыз тормыш” акциясе уңаеннан Түбән Кама "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала арасында “Беркая да илтми торган юл" дигән темага дәрес үткәрде.
Дәрес башында белгеч хәзерге вакытта куркыныч әйберләрнең берсе булган наркомания турында сөйләде. "Кызганычка каршы, бу бәла безнең планетада ышанычлы адымнар белән атлый, ул бик күп кешеләрне: ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм хәтта балаларны үз баткаклыгына тарта", - диде.
Наркомания - ул наркотик даруларга, таблеткаларга булган авыр бәйлелек, наркотик - ул психоактив матдә, кулланган вакытта психик яки физик бәйлелек тудыра. Белгеч шулай ук дәрестә катнашучыларга наркотикларның нәрсә белән куркыныч булуын, әлеге бәладән котылу өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген сөйләде.
Аннары "Альтернатива" күнегүе үткәрелде: балалар "Наркотиклардан баш тарту нәтиҗәсендә нәрсә алабыз" дигән сорауга җавап язды. Алга таба: тәмәке тартырга тәкъдим иткән очракта, нәрсә эшләргә кирәк, дигән сорауга җавап эзләделәр. Балалар үз фикерләрен әйтте һәм дөрес карар сайлады.
Мәгълүматны ныгыту барышында балалар “Наркотикларның зыяны турында нәрсә беләсез?” уенын уйнады. Наркотикларның зыяны турындагы белемнәрне үзләштергәч, алар наркотик сәламәтлек өчен бик куркыныч, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, манипуляцияләргә бирешмәскә һәм һәрчак үз башың белән уйларга кирәк дигән карарга килделәр.