18 июньдә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә районындагы "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова "Ышанычлы "Юк" дип әйт!", дигән профилактик чара оештырды.
Әлеге очрашуда мәктәп яны лагерена йөрүче балигъ булмаган балалар катнашты. Дәреснең төп максаты балаларда куркыныч һәм куркынычсыз тәртип турында күзаллау формалаштыру тора. Балалар бик теләп әңгәмәдә катнашты, әкиятләрдән өзекләр турында фикер алышты, "Баш тартырга өйрәнәбез" күнегүләрен башкардылар, куркыныч хәлдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аннан чыгу ысуллары белән таныштылар.