Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне белгечләр күзәтә

2019 елның 18 июне, сишәмбе

17 июньдәТәтеш районының  8 нче номерлы социаль участогы территориясендә яшәүче, социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә ведомствоара барлау үткәрелде.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече В.Янышева, балигъ булмаган балаларның һәм гаилә иминлеген хокук бозуларны профилактикалау буенча инспекторы А.Пантюхина белән берлектә, гаиләләрне тикшерделәр.

Әлеге рейдның максатыгаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын кабат тикшерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрү иде. Тикшерү вакытында гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Барлык ата-аналар да консультатив ярдәм алды. Әлеге профилактик эш өчен янгын куркынычсызлыгы буенча методик материаллар эшләнде (листовкалар, белешмәлекләр, буклетлар), алар патронаж вакытында таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International