18 нче июньдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Парикмахер" һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Уку белән беррәттән уңышлы квалификация имтиханын эшсез 12 кеше һәм балага 3 яшь тулганчы декрет ялында булган 2 хатын-кыз бирде. Өйрәнүләр барышында алар барысы да чәчтараш эшчәнлегендә заманча яңа технологияләр һәм алдынгы техник ысуллар үзләштерде.