"Астра" тернәкләндерү үзәгендә дөньяны киңрәк танып белергә өйрәтәләр

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген Алабуганың "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Су асты дөньсы ” дигән танып-белү шөгыле  булып узды.

Шөгыльнең максаты балаларны суда яшәүче хайваннар дөньясы, балыклар төзелеше белән таныштыру.

Шөгыль интерактив әңгәмәдән башланып китте. Уен формасында “Су асты дөньясына сәяхәт ясалды”. Табышмаклар чиштеләр, балык рәсемнәре карадылар. Соңрак презентация күрсәтелде. Балалар бик кызыклы мәгълүматлар алды.

Шөгыльдә 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International