"Веста" үзәгендә яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыруны дәвам итәләр

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Гөлназ Веселовская яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру "Мәгълүмати навигатор" программасы уңаеннан балигъ булмаганнарга “Медиа белгечләре” медиа-белем бирү практикумы үткәрде. 

Практикум күнегүләре һәм иҗади биремнәре  яшүсмерләрнең иҗади һәм креатив сәләтләрен үстерүгә, сөйләм телен активлаштыруга, сүз запасын үстерүгә, логик фикерләүне, иҗади фикерләүне камилләштерергә, медиатекстларны кабул итү һәм анализлау сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Дәрес башында "Вакыйгаларның нәтиҗәсе" дигән күнегү үткәрелде. Балаларга бигрәк тә “Сораулар буенча әкият уйлап табу” һәм “Тормышымдагы көн һәм төн” күнегүләре ошады (күпмедер вакытка алар нинди дә булса йорт хайваннарына әверелде һәм үзе сайлаган хайваннар исеменнән билгеле бер темага хикәя төзеделәр). 

Дәрес "Нәрсә булачак..." уены белән тәмамланды. Уенда катнашучылар мөмкин кадәр тулы һәм үзенчәлекле җаваплар бирергә тиеш иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International