Бүген Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Казан шәһәренең "ПАТП № 2" МУП, "Таттелеком" ҖАҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" һ.б. оешмалар үз вакансияләрен тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде; автоэлектрик, автобус йөртүче, трамвай йөртүче, урам себерүче, тимер юлчы, здравпункт мөдире, контакт-үзәк инженеры, производство белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары буенча инженер, кондуктор, маляр-тимер юлчы, мастер, КПП механигы, күчмә составны җыештыручы, кадрлар бүлеге башлыгы, элемтә-үзәк операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, слесарь-электрик, ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү буенча белгеч, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, территорияләрне җыештыручы, тегүче һ.б.
Эш бирүчегә әңгәмәгә юлламалар 34 кешегә тапшырылды.
Чара барышында катнашучылар шәһәрнең хезмәт базарындагы вәзгыять, мәшгульлек хезмәте күрсәтү комплексы, хезмәт турындагы закон таләпләре белән таныштылар.