Җитештерүдә тагын бер татарстанлы һәлак булган

2012 елның 10 августы, җомга
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. 4 нче августтан 10 нчы августка кадәр ТР Дәүләт инспекциясе тарафыннан бер үлем белән тәмамланган, 4 авыр җәрәхәтләр китергән бәхетсезлек очраклары теркәлгән.
Узган хисап атнасында эш урынында бер кеше һәлак булды. Ахыры үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагына Саба районының «РАФФ» ААҖ дә эшләүче 56 яшьлек хезмәткәр дучар булган. Бульдозер машинисты булып эшләүче әлеге кешегә бинаның бер өлеше ишелеп төшә.
Шулай ук Әлмәт шәһәрендә бу атнада бер очрак теркәлгән, гәрчә узган атнада биредә 2 авыр нәтиҗәле бәхетсезлек очрагы күзәтелгән иде инде. УТТ «СМП-Нефтегаз» ААҖ (генераль директоры - Гайнеев Р.К.) предприятиесе хезмәткәре - 52 яшьлек машина йөртүче юл һәлакәтенә эләгеп, авыр җәрәхәт ала.  ТР буенча РФ ФКУ ИК -5 УФСИН оешмасында (учреждение башлыгы - Арбузов Ю.В.) 56 яшьлек слесарь коелмалар цехында тартырылган барабанны җирдән чистартканда сул кулын бик нык җәрәхәтли.  Яр Чаллыда исә "Центр-обои Челны" ҖЧҖдә 24  яшьлек йөк төяче шулай ук көчле җәрәхәтләр ала. Йөк төягән вакытта аңа кранның очып төшеп барган угы бәрелә. Башкаланың Вахитов районында урнашкан «ТехноРемСтрой» ҖЧҖ дә дә  бәхетсезлек очрагы теркәлгән (директоры - Юнысов Р.Ф.). Биредә эшләүче  41 яшьлек машина йөртүче юл һәлакәтенә юлыга һәм авыр җәрәхәтләргә дучар була.  
Барлык бәхетсезлек очраклары буенча  тикшерү бара.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында “Монда кешеләр үлә һәм җәрәхәтләнә” дип исемләнгән баннер барлыкка килде. Биредә, хезмәтне саклау таләпләрен тупас рәвештә бозу аркасында хезмәткәрләре авыр җәрәхәтләнгән яки үлгән оешмалар исемлеге урын алып килә.
Хезмәт куркынычсызлыгы буенча гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә бәхетсезлек очракларын киметергә мөмкин. Мультипликацион ролик рәвешендә тәкъдим ителгән “Җитештерүдә тормышны саклап калу кагыйдәләрен” әлеге сылтама аша карарга була:  http://youtu.be/tT2f8EaPPOI.  
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International