Шәһәргә файдалы буласым килә: Зәй балалары ял һәм эшне берләштерә

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Җәйге каникулларны ничек итеп файдалы уздыруны Тимофей Чупашов яхшы белә. Менә инде өченче атна Зәй шәһәренең 4 нче мәктәбе укучысы яшьтәшләре белән бергә район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсендә яшелләндерүче булып эшли. Шушы вакыт эчендә алар Кармалка бистәсендә эшләргә, Иске Зәйдә яр буен җыештырырга өлгерә.

"Каникуллар вакытында акча эшләп алырга, яңа кешеләр белән танышырга теләгән идем, - дип сөйли Тимофей. – Ә нәтиҗәдә файдалы эш белән шөгыльләнүемне аңладым. Иптәшләрем белән шәһәрдә чисталык сакларга ярдәм итәбез. Бу миңа бик ошый".

Балигъ булмаганнарны җәйге чорда эш белән тәэмин итү – Зәй халык мәшгульлеге үзәгенең традицион эш юнәлеше. Программа район Башкарма комитеты, предприятие һәм оешмалар белән берлектә гамәлгә ашырыла. Быел эш бирүчеләр ягыннан анда яшьләр эшләре буенча идарәсе һәм “Татэнерго” АҖ филиалы – Зәй дәүләт район электр станциясе катнаша. Беренчеләре яшелләндерүчеләр һәм лагерь әйдаманнары, икенчеләре – җитештерү мәйданнарын җыештыручылар эшен оештырды.

- Балалар хезмәтен закон кысаларында оештырабыз. Аларга авыр эш тыелган, - дип аңлата яшьләре буенча идарә ягыннан координатор – студент хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Виктор Рыбацкий.

Виктор Рыбацкий билгеләвенчә, иң беренче чиратта балаларны хезмәткә өйрәтергә һәм хезмәт тәрбиясе системасының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк.

Җәйге чорда 250ләп баланы эш белән тәэмин итәргә планлаштырыла.

"Каникул вакытында эшләргә теләүчеләр күп. Бу куандыра, әлбәттә. Киләсе ике айга исемлек тулысынча формалаштырылган, - дип белдерә Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева. - Өстенлек сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган балаларга, тулы булмаган, күп балалы, аз керемле һәм социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирелә."

Программада авыл җирендә яшәүче балалар да катнаша. Җәй дәвамында Түбән Биш авыл җирлегендә тугыз бала, Дүрт мунчада – өч бала эшләячәк. Ә август аенда авыл балаларын эш белән “Восток”, “Зәй шикәре” һәм “Зәй” агрофирмалары тәэмин итәчәк. Һәр хуҗалык унар үсмерне эшкә алырга исәпли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International