"Изгелек" үзәгендә реабилитантларга серле сүрәтләрнең асылын ачтылар

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен "Серле сурәтләр" дигән мини-тренинг үткәрде.

Чараның максаты яшәү рәвеше турында күбрәк белү hәм бер-береңә кызыксынучанлык уяту, катнашучылар  арасында үзара җылы мөнәсәбәтләр булдыру.

Сайлап алган төрле тематикалы картиналар ярдәмендә катнашучылар:  архитектура, хайван, үсемлек, табигать,  төрле хисләр (кайгы, шатлык, күңел төшенкелеге) аша бүгенге тормышка башкаларның карашлары hәм  яңа ысуллар кулланып, төрле ситуацияләрдән чыгу юллары  белән таныштылар.

Мини-тренингны социаль хезмәт алучылар ешрак үткәрергә тәкъдим итте, чөнки  мондый чараларда  үз уйларыңны, хисләреңне белдерү мөмкинлеге булдырыла.

Чарада 9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International