Бу елдан "Демография" милли проекты кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Өөлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм программасын эшләү һәм тормышка ашыру" федераль проектын тормышка ашыруда катнаша. Проект нигезендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасын булдыру каралган.
Бу хакта министр Эльмира Зарипова "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә биргән интервьюсында сөйләде.
Татарстан Республикасында әлеге системаны төзүгә федераль бюджеттан 28,0 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән:
- стационар булмаган технологияләр үсешенә (сиделкалар хезмәтләре күрсәтүгә) – 26,0 млн. сум.;
– социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен укытуны оештыруга - 2,0 млн. сум.
Татарстан Республикасы бюджетыннан 2019 елда әлеге чараларны финанслауга 762,7 мең сум акча каралган.
Э. А. Зарипова сүзләренә караганда, озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру буенча чараларның төбәк планы ("юл картасы") расланган, анда системаны кертүнең төп юнәлешләре билгеләнгән.
Моннан тыш, әлеге система кысаларында яңа стационар ярдәм күрсәтү технологияләре кертелә, шул исәптән "Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләре" оештырылган, аларда 2019 елның беренче кварталында 168 кеше белем алган, сиделкалар хезмәтеннән 58 кеше файдаланган.