2019 елдан "Демография" милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә "Өлкән буын гражданнарына (өлкән буын) системалы ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру" федераль проектын тормышка ашыруда катнаша.
Әлеге проект буенча өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасын булдыру; авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү максатларында автотранспорт сатып алу чаралар күздә тотыла. Арча муниципаль районында "Яңа Чүриле психоневрология интернаты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе торак корпусы төзелеше, ул психик бозылудан интегүче социаль хезмәт алучыларның тормыш-көнкүреше өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдыру максатларында кирәк.