Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Ул "Демография" һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
"Демография" илкүләм проекты турында сөйләгәндә, Эльмира Зарипова аның кысаларында "Хатын – кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру" масштаблы проекты тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
Укыту хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча гамәлгә ашырыла: чәчтарашчы, котельный операторы, ЭВМ операторы, повар, тегүче, маникюр остасы, укыту программалары: интерьер дизайны, ландшафт дизайны, компьютер дизайны, бухгалтер, персонал буенча менеджер, кадрлар җитештерү һ. б.
2012 елдан республикада әлеге категориядә 6,5 мең хатын-кыз белем алган. "2019 елда республика бюджеты хисабына 900 хатын-кызны өйрәтергә планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте министр.