"Демография" милли проекты кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өч төбәк проекты җитәкчесе булып тора, алар арасында – "Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме (балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме)" проекты.
Әлеге федераль проектның төп чарасы булып, эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган, җан башына уртача кереме булган гаиләләргә беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләүләр бирү тора. Әлеге түләү Россия Федерациясе территориясендә 2018 елдан кертелде. Ул демографик вәзгыятьне яхшырту өчен чаралар комплексы составында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин тарафыннан 2017 елның 28 ноябрендә Балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр милли стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Координацион совет утырышында тәкъдим ителде.
2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында авыл җирендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууга өстәмә кызыксындыру чаралары кертелде. Татарстан территориясендә өч елдан да ким авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр бар:
- 25 яшькә кадәр беренче бала туганда 50 000 сум күләмендә. 2018 елда 1 689 мөрәҗәгать иткән граждан түләү алды. 2019 ел башыннан 759 мөрәҗәгать иткән граждан түләү алды.
- 29 яшькә кадәр өченче бала туганда 100 000 сум күләмендә. 2018 елда түләү 327 гражданга бирелде. 2019 ел башыннан 154 кеше акча алган.